Урман әкиятчесе
9 февраль көнне, балалар язучысы Виталий Бианки юбилее алдыннан, китапханәдә балалар өчен «Урман әкиятчесе» дигән әдәби сәяхәт уздырылды. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы белән танышты, язучының “Тычкан баласы Чи-Чи” исемле китабыннан өзекләр укып, укучылар рәсемнәрне буяды.