Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Спорт-сәламәтлек нигезе

Кешенең иң зур байлыгы-аның сәламәтлеге. Сәламәт, нык һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү бик файдалы, ә күңелле икән — икеләтә файдалы. 16 январь көнне  Арбор авыл китапханәсендә  «Спорт-сәламәтлек нигезе» дип исемләнгән  чара уздыры.  Китапханәче  балаларга физик культура үсеше, заманча спорт тарихы турында сөйләде. Чара барышында балалар китапханә фондындагы китаплар белән таныштылар, сәламәтлек, режим, чыныгу турында викторина сорауларына җавап бирделәр, спорт турында шигырьләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр.