Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Көрәшче.Солдат.Шагыйрь.

9 гыйнварда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан укучылар бн шагыйрьне искә алып уздык. Фатих Кәрим –татар халкының патриот - шагыйре. Шагыйрь буларак, аның шәхесенең һәм шәхси сыйфатларының башкалар өчен дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Ул сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат итте. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышаныч, фашизмга чиксез нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт яңгырый. Аның шигырьләрендә җырланган җиңүгә тулы ышаныч гади бер өмет кенә түгел, кешенең хаклыгын, көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч ята.Шушы темаларны яктырткан шигырьләрен укыдык,биографиясе беләнн таныштык.