Тукай әкиятләренә сәяхәт
26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә.Г.Тукайның кыска гына гомерендә иҗат ителгән олы мирасының яртысын диярлек балалар шигырьләре алып тора.Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, хәтта яттан белә. Бөек шагыйрьнең тууына 136 елга багышлап,Арбор авыл китапханәчесе балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бергәләп "Тукай әкиятләренә сәяхәт " дигән балалар иртәсе үткәрде.Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр,әкиятләрен сәхнәләштерделәр,табышмакларга җаваплар бирделәр.