Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Әкиятләр илендә

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Арбор авыл китапханәсендә “Әкиятләр  илендә” исемле әдәби  викторина үткәрелде. Укучылар"Әкиятне таны", "Сүзләрне тап", «Әкиятне дәвам ит…» дип аталган бәйгеләрдә көч сынаштылар.Катнашкан балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.