Арборская сельская библиотека - филиал № 5

2022 елның-иң өлгер китап укучылары

 

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның  булуы.

Чөнки китап яратучылар өчен китапханәләргә килеп, матур әдәбият белән танышу үзе бәйрәм. Ә яңа елга аяк баскач кем иң өлгер китап укучы булды икән? Арбор  авыл китапханәсенең   юлбарыс  елында тәүге китап укучылары булып Аухадиева  Гөлгенә һәм Галимов  Фирзәр  теркәлде.  Китапханәче  Китапка һәм Китапханәгә тугрылык өчен рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа елда яңа кызыклы китаплар  кайтуын  теләде.