Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Әниемә- йөрәк түреннән»

«Әниемә- йөрәк  түреннән» дип исемләнгән әдәби кичә әниләр көне уңаеннан  5 сыйныф укучылары катнашында үтте. Баладагы бөтен яхшы сыйфатлар, кабатланмас сабыйлык еллары, өйдәге уңайлыклар, кичке әкиятләр, тәмле ризыклар әниләр белән бәйле. Бу кичәдә шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр,  хәдисләр кулланылды. Укучылар бик теләп мәкаль, табышмаклар чиштеләр. Аларга «Иң кадерле,иң хөрмәтле  булсын җирдә  Әниләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.