Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Кадерләргә соңламыйк...

1 октябрь  көнне  Арбор авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан  5 сыйныф укучылары  һәм аларның әбиләре өчен  “Кадерләргә соңламыйк...” исемле  әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.Чара  барышында өлкәннәр үзләренең мәктәп елларын, яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, шигырьләр,җырлар тыңладылар. Укучылар үзләренең әбиләрен котлап матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.