Арборская сельская библиотека - филиал № 5

"Үткәннәрне барлап..."

ТАССРның  100 еллыгы кысаларында ,Арбор авыл  китапханәсенең  актив китап укучылары  ,Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә булып кайттылар.Музей залларында шул җирлектә яшәгән татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында тупланган күргәзмә материаллар урнаштырылган. Шулай ук биредә 19 нчы гасырның урталарында Чепья җирлегендәге авыл-хуҗалыгы үсеше дә бик ачык чагыла.