«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»
. Арбор авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчиклары, партизаннарның батырлыгына багышлана һәм «Бөек Ватан сугышы партизаны» (1943 елның 2 феврале) медален гамәлгә кую уңаеннан оештырыла. Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнә: болар - партизан хәрәкәтләре җитәкчеләре, аерылып торган партизаннар һәм разведчиклар, батыр пионерлар. Китапханәче совет разведчикларының сугышчан батырлыклары турында сөйләде, чара ахырында “Марат Казей”, “Леня Голиков”, “Зина Портнова” ның батырлыклары турында кычкырып укулар оештырылды.