«Россия-Геройлар Ватаны»
10 декабрь Ватан Геройлары көне уңаеннан, Арбор авыл китапханәсендә «Россия-Геройлар Ватаны» исемле танып-белү сәгате үтте.7-8 сыйныф укучылары әлеге бәйрәмнең тарихы белән танышты, үзләре дә геройлар турында сөйләде. Китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгуы тарихы белән таныштырды, Рәсәй геройлары, иң дәрәҗәле орденнар турында сөйләде. Кичә барышында видеоролик күрсәтелде.