"Авыл туфрагында тамырларым"
15 Октябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә 7 сыйныфта укучы әдәбият сөючеләр катнашында “Авыл туфрагында тамырларым ” дип аталган әдәби кичә булды. Кичәдә балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Укучылар Гарифҗан абыйның шигырьләрен сөйләделәр, әдәби викторинада катнаштылар.