"Хәтер йомгагын сүткәндә"
3 октябрьдә Арбор авыл китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Хәтер йомгагын сүткәндә» дип аталган чара оештырылды.
Әлеге чарада өлкән яшьтәге китап укучылар катнашты. Кичәне башлап җибәргән китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.
Чәй өстәле артында өлкәннәр хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдән өлкәннәр рухи азык алып, канәгать булып таралышты.