“ Тукай кайта җиргә язлардан”
Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз.Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәбәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер.Аның әсәрләре шулай ук хезмәткә мәхәббәт уята, укучыларны шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Арбор авыл китапханәсендә әдәби кичә үткәрелде. Укучылар Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның әсәрләрен яттан сөйләделәр,табышмаклар чиштеләр. Кичә “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.