Арборская сельская библиотека - филиал № 5

«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз.

6 март көнне Арбор авыл китапханәсе  «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылды.

Китапханәдә балалар татар халкының бөек улы, танылган балалар язучысы һәм Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Алар Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Р.Мингалиев, Ф.Яруллиннарның шигырьләрен бик теләп тыңлап утырды. Балалар үзләре дә акциягә кушылды. Алар укып кына калмады, ә Ш.Галиевның «Теш» шигырен  сәхнәләштереп күрсәтте.