"Еникины укыйбыз"
Арбор авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган #Еникины укыйбыз дигән Төбәкара акциясенә кушылды.
Акция кысаларында укучылар белән «Әмирхан Еники – проза остасы» әдәби кунакханәсе үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әмирхан Еникиның «Мәк чәчәге», «Кем җырлады?» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Балалар игътибарына шулай ук электрон презентация һәм «Матурлык җырчысы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар һәм журнал басмалары урын алды.