Кошкайлар - безнең якын дускайлар
Яз җитү белән, туган якларыбызга канатлы дусларыбыз – кошлар кайта. 3 сыйныф укучылары белән шул темага викторина үтте. Укучылар кошлар турында күп сорауларга җавап бирделәр, презентация карадылар, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен ныгыттылар.Ахырда кошларны ничек саклаулары, ярдәм итүләре турында сөйләделәр.