Карадуванская сельская библиотека - филиал № 4

"Җиңел акчаның алдау көче"

Алдау, алдану очраклары турында кисәтеп-аңлатып килүләргә карамастан, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр артканнан-арта бара. Хәзерге заманда акчалар картада булу сәбәпле, кодларны чит кешегә әйтергә ярамаганлыкны да белә торып, зур күләмдә акчаларын югалткан кешеләр күп, бигрәк тә өлкәннәр арасында. Әлеге төр җинаятьләрне кисәтү, булдырмау максатында 4 март  көнне Карадуган авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар белән Балтач районы эшке эшләр булегенең штаб инспекторы Галия Филсур кызы Хөсәенова белән очрашу үтте. Мошенниклык, алдау төрләре турында өлкәннәргә аңлату эшләре алып барылды, тормыштан мисаллар китерелде. Өлкәннәр үз чиратында инспекторга кызыксынган сорауларын бирделәр.