Карадуванская сельская библиотека - филиал № 4

"Бу дөньяда иң матуры Әнкәй генә буладыр!.."

8 март – Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан китапханәдә әдәби кичә үткәрелде. Кичә  хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде.  Авыл җирлеге башлыгының  котлавы, рәхмәт сүзләре,   тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде. Әлеге матур кичәдә  булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде, кызыклы уеннар уйналды, матур җырлар җырланды.