"Бөек батырлык хәтер түрендә"
: 6 декабрь көнне Карадуган авылының Муса Җәлил музеенда китапханәсе белән берлектә 1-2 сыйныфлар белән "Бөек батырлык хәтер түрендә" дип аталган патриотик дәрес үтте. Әлеге дәрес Хәрби дан һәм Геройлар көненә багышланды,. 29 укучы катнашты. Музей хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тоткынлыктагы тормышын сөйләделәр, Бөек Ватан сугышына карата экспонатлар күрсәттеләр.Укучылар дәрестән бик күп кызыклы,тарихи мәгълүматлар алдылар.