Карадуванская сельская библиотека - филиал № 4

"Көзге нигъмәтләр"

     17 октябрь көнне Таузар мәктәп –балалар бакчасында  Карадуган авылы китапханәчесе тарафыннан  “Көзге нигъмәтләр...”дигән чара үтте. Уен формасында  барган әлеге чарада  укучылар көзге табигать нең  матурлыгын күрергә өйрәнделәр,   көзге яшелчәләрнең  файдалы якларын ачыкладылар, уеннар уйнадылар.  Ахырдан яңа китаплар белән таныштылар.