"Иң белемле"
7 февральдә башлангыч сыйныф укучылары Алан авылы китапханәсе уздырган «Иң белемле» интеллектуаль уенында катнаштылар. Укучыларга уенда игътибарлылык, эрудиция, хәтер кебек мөһим сыйфатларны күрсәтергә кирәк булды. Уен берничә этаптан торды, һәркайсында берничә сорау. Сорауларда туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча кызыклы фактлар бар иде.