"Җиңү кайтавазы мәңгелек" - митинг
7 май көнне Сәрдек авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән митинг уздырылды . Чарага җитәклеләр , тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы һәм кунаклары, педагоглар һәм укучылар җыелды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы митингның мөһим өлеше булды. Бу дулкынландыргыч мизгел барлык катнашучыларга безнең ирек һәм тыныч киләчәгебез өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә төшерде. Бу көн барыбыз өчен дә бердәмлек һәм рәхмәт символы булсын!