Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Голубь Мира - Голубь Победы"- Бөтенроссия акциясе

"Голубь Мира- Голубь Победы" Бөтенроссия акциясендә катнашу. 2025 елның 1 февралендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Голубь Мира - Голубь Победы"» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциянең макс.аты-Бөек Ватан сугышы турындагы белем дәрәҗәсен күтәрү һәм үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү. Акция 2025 елның 1 февраленнән 2 июненә кадәр федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә уза. Дөньяны һәм җиңүне гәүдәләндерүче Күгәрчен безнең тормышыбызда бу кыйммәтләрнең символына әверелде. Мондый чаралар яшьләргә мөһим тарихи вакыйгаларны аңларга һәм хөрмәт итәргә ярдәм итә. Чара барышында тынычлыкның кадерен белдергән ак күгәрченнәрнең әһәмияте аңлатылды. Һәр укучы ак кәгазьдән үзенә ошаган күгәрченне кисеп алып аның канатларына матур теләкләрен язды.