Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Тукайның тылсымлы дөньясы" - әдәби сәгать

26 апрель -Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан китапханәдә - "Тукайның тылсымлы дөньясы" дигән әдәби сәгать үткәрелде.Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты, бөек әсәрләре белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең төрле тематикадагы шигырьләрен яттан сөйләделәр , әкиятләрен укыдылар , күргәзмә белән таныштылар.