“Наш долг – жизнь во имя Родины!» дип аталган нәфис сүз осталары бәйгесе
18 апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында Габдулла Тукайның тууына 139 ел булу уңаеннан, “Халкым горурлыгы син, Тукай!” һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Наш долг – жизнь во имя Родины!» дип аталган нәфис сүз осталары бәйгесе узды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучысы - Табрисова Алидә чыгышы II урынга лаек булды. Мостафа Ногман шигыре "Әнием җавабы". Алидәне чын күңелдән котлыйбыз. Җиңүләре дәвамлы булсын!