Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Крым һәм Россия бергә- мәгълүмат сәгате

18 мартта Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә.  Китапханәдә  6 класс укучылары өчен "Кырым һәм Россия - бергә" мәгълүмат сәгате үтте. Чара барышында катнашучылар Җир планетасының кабатланмас почмагы - Кырым ярымутравы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды.  Укучылар ярымутрау тарихы, кайчандыр Кырым һәм Севастопольнең Украина составына эләгүе турында белделәр. «Минем Кырым» видеоролигын карадылар, анда Кырым тарихы, мәдәнияте, герой-шәһәр Севастополь, Кара диңгез флоты, суднолар төзү, хәзерге вакытта Кырым Республикасының ничек үсүе турында мәгълүмат белән таныштылар.