Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Интернет һәм без" - куркынычсызлык дәресе

 Интернет-Җир планетасында гаять зур мәгълүмат системасы. Интернет ул файдалы һәм кызыклы әйбер, әгәр аны дөрес куллансаң, аның икенче ягы да бар .Виртуаль дөньяда кешене бик күп куркынычлар сагалый . Шуңа күрә Интернетта эшләүнең төп кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Мәктәп укучыларына медиа киңлекнең куркынычсызлыгы турында искәртү өчен  13 мартта  китапханәдә "Интернет һәм без"дип аталган куркынычсызлык дәресе үтте , укучыларга - "Безопасность в сети интернет" исемле видоепрезентация күрсәтелде.