"Газиз телем-чиксез күгем"- әдәби кичә
Халыкара туган тел көне уңаеннаң 24 февраль көнне Сәрдек авыл китапханәсендә укучылар белән "Газиз телем-чиксез күгем" исемле кичә үткәрелеп,шигырьләр, мәкальләр укылды, табышмакларга җавап әзләделәр. Туган телгә багышланган сорауларга укучылар төгәл җавап бирделәр. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.