"Знатоки литературы" - квест уены
4 февраль көнне югары сыйныф укучылары өчен китапханәдә «Знатоки литературы» уены үткәрелде. Анда ике команда көч сынашты. Чарада катнашучылар мондый биремнәрне үтәделәр: укылган өзек буенча авторны һәм әсәрнең исемен билгеләделәр, икенче биремдә кроссвордны чиштеләр, аннары викторина сорауларына җавап бирделәр. Йомгаклау этабы: «Фантазер» конкурсы – монда геометрик фигураларны әдәби геройларның портретларына әверелдерергә кирәк иде.
Бу уенда катнашучылар укымышлылык, белемлелек, игътибарлылык һәм зирәклек күрсәттеләр.