Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Иделдә бөек җинү - тарих хәтер сәгате

 1 февральда 6-8 сыйныфлар өчен үткәрелгән -"Иделдә бөек җинү" -тарихи хәтер сәгате балаларга үткәнгә – фаҗигале елларга күз салырга һәм Сталинград җиренең бер карышын да дошманга бирмәгәннәрнең исемнәрен, героик язмышларын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Чарада катнашучыларга Сталинград сугышы башлануы, немецларның Иделгә таба ашкынулары турында сөйләнде. Илебезнең язмышы кыл өстендә асылынып тора иде. Ике якның да Бертуктаусыз киеренкелеге арткан саен каршылык 200 көн һәм төн дәвам итте. Сталинградны саклаучыларның батырлыгы тарих битләрендә якты йолдыз булып мәңге балкыячак.Чара барышында Сталинград сугышында катнашкан авылдаш бабаларыбыз турында сөйләнде.