Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

«Холокост - буыннар хәтерендә» мәгълүмат сәгате

Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне Кызыл Армия солдатлары Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә . Сәрдек авыл китапханәсендә 6- 9 сыйныф укучыларына - «Холокост - буыннар хәтерендә» мәгълүмати сәгате үткәрелде.Холокост фаҗигасе , фашизмның күпсанлы корбаннары, фашистларның җинаятьләре һәм яһүд халкын кыру, шулай ук башка милләт вәкилләрен юк итү буенча алып барылган вәзгыять хакында укучылар якыннан таныштылар. Укучыларга «холокост» дигән грек сүзенең мәгънәсен аңлаттылды - тулаем яндыру, юк итү һәм нәрсә ул «геноцид» һәм «нацизм». Шулай ук вакыйгада катнашучылар Польшаның Краков шәһәре астында немецлар нигез салган иң зур лагерь - Освенцим үлем лагере урнашуын белделәр, аның белән дөнья тарихының «кара битләре» бәйле. Чара барышында катнашучылар "Холокост - больше никогда" исемле видеоролик карадылар.