"Блокадный хлеб"-Бөтенроссия Хәтер акциясе
27 гыйнвар — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Истәлекле дата уңаеннан «Блокадный хлеб » Бөтенроссия Хәтер акциясена кушылдык .«Блокадный хлеб " — 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге, Ленинградта блокаданың иң авыр чорында-1941-1942 еллар кышында икмәк бирүнең минималь нормасы. 27 гыйнварда без Ленинград камалышын узган һәм шәһәрне саклаган сугышчы-азат итүчеләргә честь бирәбез. Ленинград өчен көрәш Бөек Ватан сугышының иң мөһим һәм озакка сузылган сугышларының берсе. Шәһәрне саклаучыларның батырлык һәм фидакарьлек символы булды . «Блокадный хлеб» акциясе — фаҗигале вакыйгаларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, бу Ленинградта яшәүчеләр һәм аны саклаучылар күрсәткән гаҗәеп рух көче турында искә төшерү. Аларның батырлыгы, блокада шартларында ныклыгы-безнең барыбыз өчен дә үрнәк.