"Журналлар иленә сәяхәт" - әдәби сәгать
Сәрдек авылы балалар бакчасында "Журналлар иленә сәяхәт" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Журналлар балаларның яраткан матбугаты.
Алардан балалар табигать дөньясы, хайваннар һәм бөҗәкләр, төрле илләр тарихы турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алалар.Журнал баланы иҗат итәргә өйрәтә: рәсем ясарга, кисеп алырга, ябыштырырга. Салават күпере" - балалар өчен чыгарылган уникаль басма, ул яшь укучыларны татар мәдәнияте һәм теле дөньясына чумдыра. Бу журнал нәниләрнен күңелен ачып кына калмыйча, белемнәрен дә баета, чөнки һәр бите кызыклы тарихлар, иллюстрацияләр һәм танып белү материаллары белән тулы. Чара барышында балалар белән төрле төстәге күңелле лото уйнадык, биремнәрне чишеп буш түгәрәкләргә төсле наклейкалар ябыштырдык ,рәсемнәрен буядык. Чара ахырында "Кар патшабикәсе" әкиятен укыдык.