«Дөньядагы барлык кызыклы нәрсәләр турында журнал һәм газетадан бел» - мәгълүмат сәгате
13 январь көнне китапханәдә Россия матбугаты көненә багышланган «Дөньядагы барлык кызыклы нәрсәләр турында журнал һәм газетадан бел» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «вакытлы матбугат» төшенчәсе белән таныштылар. Россия матбугаты көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы. Россиядә һәм дөньяда вакытлы матбугатның үсеше турында белделәр,китапханәгә килә торган вакытлы матбугат белән таныштылар. Чарада катнашучылар газета материаллары турында фикер алыштылар, газета-журналлар укуның мөһимлеге һәм кирәклеге , басма матбугатның һәркемнең тормышында зур урын алып торуы турында сөйләделәр. Газета-журналлар укуның үз мисалларын китерделәр.