Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Көзге яфрак - мастер класс

8 октябрь көнне башлангыч  класс укучыларына елның иң матур фасылына — көзгә багышланган «Көзге яфрак » дип исемләнгән чара үткәрелде.  Көз – матур чор, ул безгә төрле төстәге буяулар, тәмле сюрпризлар, якты мизгелләр бүләк итә. Укчыларга  көз айлары, көзнең үзенчәлекле билгеләре турында сөйләнде, бу гаҗәеп чор турындагы мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштык. Чара азагында көзге  яфраклар ясау буенча мастер-класс узды.