Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

"Догалар дөньясы"- мөселман сабантуе.

24 июль көнне Сәрдек авылында бик матур, искиткеч зәвыклы, дини-әхлакый тәрбия бирә торган мөселман балалар сабантуе үтте. Балалар сүрә уку, азан, мөнәҗәт әйтү буенча ярышып зур бүләкләр алдылар. Ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максытыннан оештырылган бәйрәмебез балаларыбызга бик ошады.