Курай моңлы әкиятче
Татар балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел тулу уңаеннан, "Курай моңлы әкиятче" дигән күзәтү үткәрелде.Чарада катнашкан башлангыч сыйныф укучылары язучының кыскача тормыш һәм иҗат юлы белән,аның "Без әле кайтырбыз", "Актәпи ник моңая?" җыентыкларына кергән хикәяләре белән таныштырылды,хикәяләреннән өзекләр укылды.