Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Күренекле якташларыбыз

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Әйе, безнең Балтач ягы ягы үзенең матур табигате, күренекле шәхесләре белән данлыклы. Безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз.  Ләкин минем әллә ни биеклеккә күтәрелмәгән, дан-шөһрәткә ирешмәгән авылдашларым  турында башкаларга да җиткерәсем  килә.»Күренекле якташларыбыз»мәгълүмәт сәгатендә укучыларны үзебезнең авылның күренекле кешеләре белән таныштырып,аларның хезмәтләре турында сөйләнелде.