Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Тел-халыкның тере җаны

21 февраль – Халыкара туган тел көне!Бу бөтен дөньяда – Туган тел бәйрәме. Тел – ул халыкның тарихы,йөрәге, рухы. Туган телдә генә без үз хисләребезне, шатлык-кайгыларыбызны тулысынча белдерә алабыз.  Әлеге матур бәйрәм уңаеннан “Тел-халыкның тере җаны”тематик кичәсе Яңгул балалар бакчасының зурлар төркеменә үткәрелде.Балаларга туган телебез турында сөйләнелеп,үзләре дә саф татар телендә шигырьләр сөйләделәр.Кичәбезне туган телнең гимны булган,Г.Тукайның “Туган тел”җыры белән тәмәмладык.