Җәлил безнең йөрәкләрдә
Яңгул “Гөлчәчәк” балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 еллыгына багышланган бик матур,эчтәлекле "Җәлил безнең йөрәкләрдә"тематик чара үткәрдек.Балалар шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Үзләре аның яттан шигырьләрен сөйләделәр.”Карак песи” шигырен сәхнәләштерделәр.