Тирәнәя һаман яралар
Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне 15 февральдә билгеләп үтелә. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан “Тирәнәя һаман яралар”патриотик сәгатендә 5-6 класс укучылары өчен үткәреп, Афган сугышы һәм үзебезнең Афганстан сугышында катнашкан авылдашлар турында сөйләдек.