Терроризмга каршы бергәләп көрәшик
|
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Балаларда уяулык,игътибарлык сыйфатларын тәрбияләү, һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы барлыгын аңлатып“Терроризмга каршы бергәләп көрәшик” мәгълүмәт сәгатендә сөйләнелде. |