Яшь геройлар
|
8февраль Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә. Менә шул чорындагы балалар язмышы,аларның тормышы турында « Яшь геройлар...”дигән батырлык сәгате 4 класс укучыларына үткәрелде. |