Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Блокады икмәге

Бөек Ватан сугышының  иң куркыныч  битләренең берсе-Ленинград блокадасы.Аны өйрәнү  яшь буынга патриотик тәрбия бирү ул.8 класс укучыларына “Блокады икмәге”  дип исемләнгән  батырлык сәгате  үткәрелде.Укучыларга Ленинград камалышта калгач шәһәр халыкының,балаларның нинди зур батырлыклар күрсәткәнлекләре турында , Ленинградтагы икмәк – ул хәлсез халыкның бөтен өмете –  дөньядагы алтын һәм алмазлардан да кыйммәтрәк булу турында сөйләнелде.Шулай ук Ленинград өчен барган сугышта Советлар Союзы Герое,авылдашыбыз –Габдулла Гарифуллинда катнашканлыгы турында сөйләнелде.