Сәламәт тәндә –сәламәт акыл
Гасырлар буе кешеләр сәламәтлекләрен ныгытырга, көчләрен арт тырырга, җитез һәм чыдам, зирәк һәм акыллы булырга тырышканнар. Сәламәтлекне—тормышның бәя биреп бетергесез бүләген саклап, арттырып, кире кайтарып буламы икән дигән сорау кешелек дөньясы алдында һәрвакыт торган һәм бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Шушы сүзләргә җавап итеп,”Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигәен баш астында өлкәннәр белән “Скандинавия йөреше” белән саф һавада сәламәтлегебезне ныгыттык.