Эчечүлек кешелек дошманы
|
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль- психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик,тәмәке, аракыдан эзлиләр, бу төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, мәктәптә эшләүче педагоглар,без-китапханәчеләр алдына, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәчәктә үзенең урынын табарга тиеш.Менә шуларны күз алдына китереп,,яшүсмерләр үзләренең сәламәтлекләренә никадәр зыян салганнарын аңласыннар дигән максаттан “Эчечүлек кешелек дошманы“күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде |