Игелек эшләү-изге гамәл
Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен, даими эшләп торабыз. Таныш булмаган кешегә елмаю, ярдәм итү, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую - барысы да игелек кылуга керәләр. Изгелек җыярга телибез икән, ясалма булмаган, чын күӊелдән игелек кылырга тиешбез. Шунлыктан, якыннарыбыздан башлап, һәрбер кешегә булган карашларыбызны яхшыга үзгәртеп, һәркемгә ихтирам белән карасак иде.
Обзорыбыз нәкъ менә шул турыда. Укучыларга бу тормышта ничек итеп игелек эшләү турында сөйләнелде.Укучылар үзләренең нинди игелекле эшләр эшләүләре турында һәм тагын да нинди игелекле эшләр эшләп булу турында фикер алыштылар. Игелек – ул яхшылык, изгелек, нәрсәдер өмет итмичә дә эшләнгән матур гамәл дигән фикер белән тәмәмладык