Ватан Геройлары-районыбыз уллары
|
9 декабрь - Ватан Геройлары көне.Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.Балтач районында Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Герое бар.Шуларның берсе авылдашыбыз- Габдулла Гарифуллин. Ә Рәсәй Герое Олег Исаев (Иске Көшкәт) безнең җирлектә туып –үскән егет.Шулай ук СВО да хезмәт иткән батыр егетләребез турында ,районыбыз һәм авылдаш геройларыбыз турында “Ватан геройларыбыз-районыбыз уллары”исемле батырлык сәгатендә сөйләнелде.Һәйкәл янында бер мсинут тынлык белән батырларны искә алдык һәм шәмнәр куйдык. |