Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Полиция хезмәткәре белән очрашу

Беркемгә дә сер түгел, авылларда юл билгеләре куелмаса да аларны белергә кирәк.Авылда да билгеләр куерлык урыннар күп. Чөнки биредә машиналар күп йөри. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез, юлда имин йөрүебез үзебездән тора. Чөнки кагыйдәне белмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр.Шул максаттан мәктәп белән берлектә Балтач районының  ГБУ БДД отделы начальнигы  Л.М.Хазиева белән очрашу үткәреп,ул юл кагыйдәләре,райн буенча иң күп юл кагыйдәләре бозылган төрләр турында сөйләде.Һәм уен формасында балаларның белемнәрен тикшерде.